top of page

КОНТАКТ

Обратная связь

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, сайт кунаклары! Мин- татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Галиева Нүрия Миңлехан кызы.  Мин  Сезне шәхси сайтымда сәламләвемә бик шат. Безнең аралашуыбыз кызыклы, нәтиҗәле, уңай мөнәсәбәттә булуына ышанам. Аралашып яшик!

 

Фамилия            Галиева

Имя                   Нурия

Отчество           Минлехановна

Должность         Учитель татарского языка и литературы

Место работы     МБОУ«Средняя общеобразовательная школа №151 с углубленным изучением отдельных предметов» Кировского района г. Казани, с 2013 года

Стаж                  11 лет

Образование         

Высшее профессиональное образование. Казанский государственный педагогический университет, квалификация по диплому «учитель русского языка и литературы, английского языка», Диплом ДВС №1463505, выдан 29 июня 2001 г.

Курсы повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования по программе дополнительного профессионального образования «Татарский язык и литература», в ФГАОУ ВПО Казанский (Приволжский) федеральный университет, г. Казань, 560 час.

Диплом ДПП 000965  выдан 05 июля 2014 г.

Квалификационная категория   Первая

Семья
Семейное положение      Замужем.

Дети         Тансылу -13лет, Лейля- 6лет

Увлечения
Люблю путешествовать, ходить в театры, готовить, вязать.

Давайте знакомиться!

Мои достижения

   “Сине, кызым, апаңа иптәшкә алып кайттык. Абыйларың – дүртәү, ә апаң бер үзе генә иде бит”, – дип әйтә иде әнием. Гаиләдә алтынчы бала булып, 1978 нче елның 29 нчы ноябрендә Балтач районы Куныр авылында  дөньяга туганмын мин. Бик иртә әтисез калдык без... Әтиебез, каты авырудан савыга алмыйча, үлеп киткәндә, миңа бары 7 яшь кенә иде. Тол калып, алты баланы ялгыз үстерде әнкәй, бирешмәде... Тормышның иң ачы җилләре алдында да сыгылмады, сикәлтәле юллардан горур атлады. Без – алты баласы өчен көрәшеп, тир түгеп яшәде. Безне тәрбияле, белемле итү өчен тырышты.  “Укыгыз, кызым.  Укыган кеше беркайчан да югалмый, иписез-тозсыз  да яшәми ”, – дип әйтә торган иде ул.

​   1996 нчы елны мәктәпне тәмамлап Казан дәүләт педагогик университетына юл алдым. Кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыяллангангамы, башка һөнәр сайлау буенча сораулар килеп тумады.

   Укырга кереп кайткан көнем шундый бәхетле итте мине. Мин канатланып, тырышып-тырышып укытучы һөнәрен үзләштерә башладым. Авылымны, гаиләмне, бигрәк тә әниемне бик нык сагына идем шул. Авыл башында автобустан төшеп калгач, өйгә  кадәр шактый җир кайтасы бар иде. Шул араны мин я елап, я җырлап кайта идем. Кайвакыт күңелемә: “Әллә авылда гына калыргамы?”, -  дигән сораулар да килгәләде.  Ләкин әнием үгет-нәсихәтләрен биреп, кабаттан мине Казан каласына озата иде. Әйе, тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Сөекле әниебезнең гүр иясе булганына өч елдан артык вакыт үткәне сизелми дә калды. Ул әйтә торган җанга җылы сүзләрне, киңәшләрне хәзер мин үз кызларыма сөйлим. Әнием дә укытучы булам дип хыялланган булган. Әтием исә хисапчы һөнәрен үзләштереп, математика дәресләрен дә укыткан. Апамның укытучы булып китүе – болар барысы  миңа да тәэсир итми калмагандыр. Инде мин 2001 нче елдан бирле дипломлы хезмәткәр.

​   Бүгенге көндә укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне Казан шәһәре, Киров районының 151 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итәм. Мин бик бәхетле кеше, чөнки яраткан эшем, кадерле укучыларым, хезмәттәшләрем һәм зур гаиләм бар.

Отлично! Сообщение получено.

bottom of page